Лагерь 3 июль көнне ял итүчеләрнең яңа составын кабул итте.
Лагерь 3 июль көнне ял итүчеләрнең яңа составын кабул итте.
Әлеге вакытта “Алтын башак” ял һәм савыктыру лагеренда 88 бала ял итә. Икенче смена үзенең эшен башлап җибәрде.
Балалар коллектив ял шартларына инде күнегергә дә өлгергәннәр. Иртәгә11:00 сәгатьтә “Алтын башак”та икенче смена ял сезонын ачу тантанасы үтә. Юллама шартларына ярашлы, бу смена хуҗалары 23 июль көненә кадәр лагерь шартларында ял итәчәк.
Район Хакимиятенең мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Алтын башак”та быел да балаларның ялын өч сменада оештыру каралган. Өченче смена махсус билгеләнеш өчен дулуы белән аерыла. "Юный спецназовец" агымында ял иткән малайлар ундүрт көн эчендә махсус билгеләнеш солдаты чирканчыгы алачак.