Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2023, 11:29

Басуларда эш кайный

Ял һәм ару белмәгән булдыклы игенчеләрнең эш барышы белән танышырга, дип “Луч” җәмгыяте басуларына юлландык.

Басуларда эш кайный
Басуларда эш кайный

Район басуларында урып-җыю эшләренең иң кызу мәле бара. Барлык хуҗалыклар да бердәм булып, югалтуларсыз күп көч салып эшләнгән уңышларын җыеп алу өстендә эшлиләр.

Ял һәм ару белмәгән булдыклы игенчеләрнең эш барышы белән танышырга  дип без “Луч” җәмгыяте басуларына юлландык. Бирегә барып җитмәс борын, ерактан ук комбайннар гөрелтесе ишетелә, ә ашлык ташучы “ЗИЛ” машиналары басу һәм ындыр табагы арасындагы юллардан тыз-быз йөриләр иде.

Солы басуына барып  кердек, үз “НИВА”сында тузан туздырып, каршыга “Луч” җәмгыяте рәисе Марат Габидуллин килеп тә җитте. Барлык эшләрне контрольдә тоткан рәис билгеләвенчә, әле 200 гектар солының 120 гектардан артыгы суктырылган инде. Табигать көйсезлекләренә карамастан, уңыш зарланырлык түгел.

Аның белән сөйләшеп торган арада каршыдагы басуда эш кайнавына тап булдык. Барысының да игътибары тик кырда һәм техникада. Эш барышына берни дә комачауламаска тиеш. Шул очракта гына вакытында һәм бернинди югалтуларсыз уңышны җыеп алып була.

Марат Габидуллин иген дәрьясында “йөзгән” басу корабларына күрсәтеп, булдыклы комбайнчылар – Азамат Нурисламов, Леонид Байбулатов, Ирек Кәлимуллин, Феликс Демьяновлар турында сөйләп үтте. Һәрберсе үз эшенең остасы һәм зур тәҗрибәгә ия.

Күп тә үтми комбайннар яннарына “ЗИЛ” машиналарында Өлфәт Даутов һәм Ренат Галиевлар килеп туктады. Комбайн бункерларыннан аларның әрҗәләренә ашлык коелды. Бу мизгелнең матурлыгы беркемне дә ваемсыз калдырмый.

Тәҗрибәле комбайнчылар суктырып узган җирдә артларыннан ук бер дә калышмый пресс-җыйгыч техникалары бара. Газнәви Шәйхуллин һәм Рузил Сәлимгәрәевлар салам теземнәрен пресслап, төргәкләп баралар. Гомуми алганда, басуда эш кайный – барысы да үз эшләрен беләләр һәм аңа җитди карыйлар.

—Бер басуда суктыруны төгәлләгәч, киләсе басуга күчәчәкбез. 470 гектрада булган арыш сугылды, бер-ике көннән солыны да тәмамлыйбыз. Һәм безнең 200 гектар арпа, 460 гектар бодай һәм 230 гектар кукуруз культураларын җыеп алу кала. Быелгы һава торышының бик эссе, яңгырларсыз булуы игеннәр үсешенә үз йогынтысын ясады әлбәттә. Булганына шөкер итеп, техникалар ватылмый гына ашлыкларны җыеп алырга язсын,—дип билгеләде Марат Габидуллин.

Басуларда эш кайный
Басуларда эш кайный
Басуларда эш кайный
Басуларда эш кайный
Басуларда эш кайный
Басуларда эш кайный
Автор:
Читайте нас: