Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2023, 14:09

Игенчеләрнең кызу мәле

Әлеге көннәрдә Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләре районда беренчеләр исәбендә урып-сугуга төштеләр.

Игенчеләрнең кызу мәле
Игенчеләрнең кызу мәле

Район басуларында эшләр бер-берсен алыштырып тора. Әле кайчан гына басулар чәчелгән иде. Ә менә инде  аларның мул уңышларын җыеп алыр вакыт та җитте.

Әлеге көннәрдә Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләре районда беренчеләр исәбендә урып-сугуга төштеләр. Моның өчен комбайнчылар hәм водительләр вакыт белән исәпләшми, тырышып эшлиләр.

Быел биредәге игенчеләргә 350 гектар солы, 700 гектар бодай, 400 гектар арпа, 250 гектар арыш, 40 гектар борчак һәм 200 гектар карабодай культураларын җыеп алырга кирәк.

Эш барышы белән таныш өчен Куйбышев кооперативы басуларына юлландык. Килгәч солы басуында эшләр бик кызу темпта баруына тап булдык. Кояшлы көннең hәр минуты кадерле икәнен аңлап эш итә комбайнчылар. Тузан арасыннан килеп чыккан “Вектор-410” комбайн кабинасыннан төшкән тәҗрибәле комбайнчылар – Илдус Хәсәнов һәм Ирек Локмановларның кәефләре күтәренке иде.

—Үзегез быелгы шартларны күреп торасыз. Көтелгән кадәр булмаса да, ашлык бар. Урак башланды гына, эшләнәсе эшләр күп hәм барлык культураларны да вакытында югалтуларсыз җыеп алырга иде,—ди Илдус Хәсәнов басулар киңлегенә карап.

—Солы басуына бүген генә төштек. Булдыклы комбайнчылар эшкә тотынгач, тиз арада 20 гектарны сугып та алдылар. Уртача уңыш һәр гектардан 15-17 центнерны күрсәтә. Аерым культуралар өлеше югарырак булачагына да өмет итәбез. Җыеп алгач, билгеле булыр, әле эшләрнең башы гына. Бу елны 150 гектар мәйданга җитәрлек майлы рыжик культурасы орлыгын да сатып алдык. Тиздән аны дә чәчәрбез. Мондый культураны беренче тапкыр үстерергә булдык, карыйбыз инде— килешерме безнең якларда,—диде  кооперативның баш агрономы  Флорид Сафин әңгәмә барышында.

Тәҗрибәле комбайнчылар эштә үзен ышанычлы итеп күрсәтә, бер генә урак өстендә катнашмаганнар, урып-җыюда тәҗрибәләре зур булган эшчеләр. Эшләре авыр булуга карамастан, кәефләре күтәренке, зур җаваплылык таләп иткән эшне уңышлы үтәргә һәрчак әзер алар.

Комбайнчыларны озак көттерми, тиз арада, ашлыкны басудан ташып торучы “КамАЗ” водителе җилдереп килеп җитә. “Ялны белми һәм бернигә дә зарланмый торган тырыш хезмәткәр ул – Илшат Хөснуллин”, - дип таныштырып үтте Флорид Сафин. Көненә ул басу белән ындыр табагы арасында бихисап рейс ясый.

—Әлеге вакытта игенчеләр өчен бик мөһим чор. Менә әле генә терлек азыгы хәзерләү чорыннан арынып бетмәдек, ә инде менә урак башланды. Шулай бер эштән икенчесенә күчеп, тырышып эшлибез инде. Урып-сугу белән беррәттән сөрү эшләре дә бара.  Нил Садыйков һәм Илдар Җиһангировлар бүгенге көнгә 450 гектар мәйданны сөреп өлгерделәр. Пресслап җыю эшендә Илдус Садыйков, Фәрит Нәбиев һәм Илүс Шәриповлар мәшгуль. Игеннәр өчен быел һава шартлары яхшылардан булмады. Шулай булса да уңышны югалтмый, җитәрлек итеп җыйнауга өмет бар,—ди кооператив рәисе Фәрит Сафин.

Тоткарлыксыз һәм югалтусыз уңышны җыеп алу өчен Куйбышев исемендәге кооперативта барысы да алдан ышанычлы әзерләнгән – комбайннар, ашлык ташучы машиналар, ындыр табаклары алдан ук җайга салынган. Урып-сугу эшләре башыннан ук басу батырлары һәр минутның кадерен белеп тырышып хезмәт куялар. Алда – бик мөһим һәм зур күләмле эш көтә, ә аны үз вакытында тиешенчә үтәргә кирәк.

Автор:
Читайте нас: