Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июнь 2023, 13:46

Районда эш визиты белән

Эш визиты белән республиканың ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин районда булды.

Районда эш визиты белән
Районда эш визиты белән

Азат Салават улы район ветеринария станциясендә булды, анда район ветеринарлары белән бергә эпизоотик иминлекне тәэмин итү, халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту, даруханә челтәрен үстерү, вак йорт хайваннарына хезмәт күрсәтү төрләрен киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Азат Салават улы ветеринария хезмәте хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Хөрмәтле кунак белән бергә ветстанция хезмәткәре, Иске Тимкә участогы фельдшеры Риф Шәймөхәммәтовны юбилее белән котладылар.

Эшлекле аралашу, сорауларны уртага салып сөйләшү фәһемле булды. 

 

Районда эш визиты белән
Районда эш визиты белән
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: