Балтач «А7 Агро-РБ» хуҗалык турыдан-туры заманча техникага бәйле. Моны «А7 Агро РБ» ҖЧҖ җитәкчелеге бик яхшы аңлый, ул ел саен Балтач бүлекчәсенең техника паркын яңарта, югары җитештерүчән техникага һәм агрегатларга дөрес ставка ясый. Очрашу барышында җәмгыять җитәкчесе Р. Хәйруллин һәм Балтач районы Гостехнадзор инспекциясе башлыгы А. Галләмов белән шулай ук яшь кадрларга заманча авыл хуҗалыгы машиналарында яхшы шартларда эшләү мөмкинлекләре турында сөйләде һәм булачак чыгарылыш укучыларының кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Мәсьәләләр нигездә җитештерү практикасына һәм эшкә урнашуга кагыла.
Киләчәктә авыл хуҗалыгында эшләргә җыенган яшь белгечләргә эш шартлары,таләпләре турында ишетү фәһемле. Авыл хуҗалыгын, басучылык үз эшенә җитди караган белгечләрнең тырышлыгына тыгыз бәйле.