Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятендә ата-аналар җыелышында үтте. Булачак яшь белгечләрне эшкә урнаштыру перспективалары турында сөйләәү булды. Районның агросәнәгать комплексында белгечләргә – тракторчыларга, машинистларга, агрономнарга һ.б. кытлык бар . "Көллиятне тәмамлаучылар белән аерым сөйләштем, балаларның планнары белән кызыксындым, элемтәдә булырга килештек"-дип социаль челтәрләрдәге сәхифәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кадрлар килеп эшли башлавы һәр төбәкнең киләчәге өметле булуын күрсәтә. Яшьләр ата-бабалары кебек эштә сынатмас, тик яхшы итеп, күңел салып эшләрләр, дип ышанасы килә.