Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 гыйнвар 2023, 14:02

Ветеринарлар тиешенчә эшли

Шушы көннәрдә Иске Тимкә ветеринария участогы ветеринария белгечләре атларга тикшерү үткәрә.

Борынгы җырларда да ир-егет һәм ат турында дан җырлана.  Халыкта  ат бик акыллы җан иясе дип исәпләнә. Элекке заманнардан ук атлар кеше тормышында мөһим роль уйный. Хәзер  атлар җигеп  транспорт чарасы буларак куллану да бик сирәк.  Ат үрчетү төрле юнәлештә дәвам итә .

Шушы көннәрдә  Иске Тимкә ветеринария участогы ветеринария белгечләре «Мотор» ҖЧҖ хуҗалыгында атларны клиник тикшерү һәм  төрле чирләргә профилактикалау чарасы үткәрделәр. Биредә максатчан рәвештә ат үрчетү белән шөгыльләнәләр. Атлар көтүе карала, әмма яшь колын һәм  бия  өчен якты, иркен  яңа терлекчелек бинасы төзелгән...

Ветеринария белгечләре тырышлыгы һәм рәхимлеге белән билгеле. 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: