Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2022, 09:45

"Алтын көз - 2022"Бөтенрусия аграрчылар күргәзмәсендә

Ел саен уздырыла торган "Алтын көз - 2022" Бөтенрусия аграрчылар күргәзмәсендә  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнаша.

Кичә, беренче көнне, авыл хуҗалыгы техникасы паркы белән танышу булды. Петербург трактор заводы тарафыннан "Кировец"ның камилләштерелгән модельләрен тәкъдим ителде. "Завод тракторлары ышанычлы. Бездә алар бар һәм алар яхшы эшләделәр. Шуңа күрә яңа сатып алулар планлаштырабыз",—дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз  профилендә.

Авыл хуҗалыгы даими хәстәрлек күрүне таләп итүче өлкә. Биредә һәр яңалыкны күрү һәм аны сафка кертүне кайгыртырга кирәк. Шул очракта яхшы нәтиҗәгә нигез бар.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: