Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 август 2022, 12:19

Урып-җыю эшләре төгәлләнер алдында

Беренчеләрдән булып “Фрунзе” җәмгыятендәге урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә дигән хәбәрне ишетү белән без шул якларга юлландык.

Урып-җыю эшләре төгәлләнер алдында
Урып-җыю эшләре төгәлләнер алдында

Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре кызу бара. Игенчеләр бар көчләрен салып, югалтуларсыз игенне җыеп алырга ашыга.

Беренчеләрдән булып “Фрунзе” җәмгыятендәге урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә дигән хәбәрне ишетү белән без шул якларга юлландык.

Богдан һәм Иске Тимкә авыллары басуларында ерактан ук “Дон” комбайннары гөрелдәтеп эшләгән тавышлары ишетелә иде. Шул вакытта бер шигырьдән юллар искә төшә: “Комбайннар җыры гөрелтесе һәр йөрәккә кереп җан өрә”. Шулай да бит, комбайнчылар иртәдән кичкә кадәр мул уңыш җыю өчен тырышып эшлиләр. Ә игенчеләр быел уңыш мулдан булды,  диләр. Димәк, халыкка сату бәясе дә артык зур булмас кебек. Үткән елда уңыш бик яхшы булмаганга, бодай һәм арыш хаклары “тешләшкән” кебек тоела иде.

Басу уртасына кергәч, беренче булып ашлык ташучылар – Руслан Әхмәдуллин һәм Денис Васимовларны очраттык. Водительләр  комбайннардагы бункерлар  ашлык белән тулганын көтәләр иде. Шулай ук, алар белән беррәттән, Фигать Әхмәтҗанов һәм Илнур Суфияровлар басу белән ындыр табагы арасында санап бетергесез рейслар ясыйлар.

“Фрунзе” җәмгыятенең ындыр табакларында эшләчеләрне дә аерым әйтеп үтү урынлы булыр. Юкка гына бит “Кырдагысы түгел, ә амбардагысы икмәк”, дип әйтми халык. Әлеге җәмгыятьнең ындыр табагында  Илмира Глимзянова һәм Гөлсинә Әхмәтҗановалар  хезмәт куялар. Иртә таңнан алып кояш баеганга кадәр ындыр табагы эшчеләре аша күпме ашлык үтә... Алар өчен дә, комбайнчылар белән беррәттән, эшләрнең иң кызу мәле әле.

Күпмедер вакыт водительләр белән әңгәмәләшеп алганнан соң, комбайннар да урап килеп, туктадылар.  Ял итәргә яисә ватылып түгел, ә бункерлары тулган. Җәмгыятьнең комбайнчылары – Фларис Әхмәров, Гәитхан Шәйнуров, Ридал Әхкәмов һәм Алмаз Абдулхаковларның йөзләрендә елмаю, эшләре белән кәнагәтьлек хисе иде. Шулай  булыр да инде. Ике-өч көннән, техникалар ватылмый эшләсә, урып-җыю эшләре тәмамлана бит. Шундый мөһим һәм изге эшләрне җиңеп чыгалар иген батырлары...

 

Тулы язманы “Балтач таңнары” гәзитендә укый аласыз.

Урып-җыю эшләре төгәлләнер алдында
Урып-җыю эшләре төгәлләнер алдында
Урып-җыю эшләре төгәлләнер алдында
Автор:
Читайте нас: