Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 август 2022, 09:48

Кош гриппы турында...

Район ветеринария начальнигы Гөлнара Солтанова билгеләп үтүенчә, әлеге вакытта илнең төрле төбәкләрендә карантин режимы кертелгән 32 авыру учагы бар.

Тиздән күчмә кошларның көзге миграция сезоны башланачак.  Ә бу вакытта инде куркыныч инфекция—югары патогенлы кош гриппының таралуы куркынычы аеруча арта. Бу мәкерле чир авыл хуҗалыклары өчен куркыныч авыруларның берсе булып тора. Әлеге чирнең төп таратучы булып кыргый кошлар тора.

Район ветеринария начальнигы Гөлнара Солтанова билгеләп үтүенчә, әлеге вакытта илнең төрле төбәкләрендә  карантин режимы кертелгән 32 авыру учагы бар. Әстрәхан, Иванова, Магадан, Орел hәм Тверь өлкәләрендә берәшәр учак. Ике учак—Рязань, биш – Белгород, сигез – Самара, 12–Калуга төбәкләрендә.

9нчы hәм 10нчы август көннәрендә генә Самара өлкәсендә югары патогенлы гриппның өч учагы ачыкланган. Бу инде Шенталин, Клявлин hәм Исаклин районнары территорияләрендәге йорт кошлары арасында.

Шуңа бәйле, район ветеринария хезмәткәрләре кош-корт караучыларга йорт кошларын ябык шартларда карарга киңәш итә. Чөнки елга буйларында, урамнарда  йөргән  кыргый кошлардан бу мәкерле грипп йортныкыларга ияреп кайтырга мөмкин.  Ә кыргый кошлар җылы якларга киткәндә елгаларга туктыйлар. Шуннан бер-берсенә  авыруны йоктыралар. Бер каз яки үрдәк кенә чирләсә дә, ул авыру калганнарга да тиз арада йогачак. Ә нәтиҗәсен үзегез белеп торасыз инде – кошларның барысы да яндыруга дучар ителәчәк. Ә моның өчен бернинди дә компенсация түләнми.

Ә гриппны йоктырган кошны ничек белергә соң?!Гөлнара Солтанова әйтүенчә, андый кош-кортлар еш очракта йокымсырап торалар, аш-судан баш тарталар,  сулыш алулары авырая, кикрикләре күгәрә, күзләре төссезләнә hәм координацияләре югала башлый.  Шундый авыру билгеләре сизелсә, яки үле кош табылса, шул ук вакытта районның ветеринария хезмәтенә 2-22-42, 2-23-77 телефоннары буенча белдерергә кирәк. Сакланганны алла саклый дип юкка гына әйтмиләр бит. 

Кошлар карала торган урыннарны да даими рәвештә чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк. Шулай ук азыкларын кыргый кошлар hәм  кимерүчеләр керми торган урынга салу яхшы булыр.

Мәкерле авыруның кайбер штаммалары кеше өчен дә зарарлы икән. Мәсәлән, H5N1 дигән штаммы кешегә дә йога. Бу очракта температура күтәрелә hәм даими рәвештә респиратор авыруы кебек үтә.

Хөрмәтле райондашлар, биредәге киңәшләргә колак салып, кадерләп үстергән кош-кортларыбызны бу куркыныч инфекциядән саклап калыйк.

 

Автор:
Читайте нас: