Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 август 2022, 14:48

Елкычылык белән шөгыльләнергә исәбе бар

Район Хакимиятенә, Эшмәкәрлек сәгатенә үзенең Ат үрчетү буенча бизнес-проекты белән Иске Балтач авылында яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать иткән.

Бу идеяне тормышка ашыру өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм атлар үрчетү теләге зур ирнең. 50 баш бия сатып алырга планлаштыра һәм көтүлекләр өчен җирне арендага бирүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ул. Эшмәкәрлек сәгатендә катнашучыга «Агростартап»федераль проектында катнашу өчен гариза бирергә тәкъдим ителгән.

Башлангычында уңышлар юлдаш булсын.

Автор:
Читайте нас: