9 август көнне Иске Балтачта авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыюны оештыру буенча семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов һәм авыл хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең чыгышында урак чорының никадәр җитди hәм җаваплы булуын, hәр минутның алтын бәясенә торуын кат-кат ассызыклады. Ул барлык мөмкинлекләрне барлап, урып-җыю эшләрен уртак көч белән югалтуларсыз, сыйфатлы итеп, башкарып чыгарга чакырды.
Авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Фәрит Солтанов белдерүенчә, 9нчы августка барлык хуҗалыкларда 15 600 гектар мәйданда үлән чабылган, бу планның 100 процентын тәшкил итә. 14 700 тонна печән (планнан 107,8 процент) hәм 30 800 тонна сенаж (планнан 113 процент) әзерләнде. Бер баш терлеккә 25,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Басуларда химик утау төгәлләнде. Үсемлекләрне саклау чаралары белән 26 000 гектар мәйданда чәчүлекләр эшкәртелде, бу планга карата 103 процент тәшкил итә. Көзге чәчү өчен парларны эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көндә эшкәртелгән парларның мәйданы 7400 гектар.
Агымдагы елда бөртекле hәм кузаклы культураларны 32 400 гектар мәйданда суктырырга кирәк булачак. Барлык хуҗалыклар буенча 2022нче елда чәчү мәйданы 58 мең гектар тәшкил итә, бөртеклеләр барлыгы 32 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән көзге—7,5 мең гектар, язгы бөртеклеләр—24 мең гектар, техник hәм майлы культуралар—2,8 мең гектар, шул исәптән рапс 1,5 мең гектар.
Район игенчеләре көзге бөртекле культураларны җыюны башлап җибәрделәр hәм дәвам итәләр. 9нчы августка хуҗалыкларда уҗым бодае hәм арыш басуларында эшләр башланды, барысы 2400 гектар эшләнгән. Бүгенге көнгә 4400 тонна уңыш җыеп алынган. Басуларның уңдырышлылыгы куандыра, ул әлегә узган елгыдан күпкә югары hәм гектардан 25,1 центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә бөртеклеләрнең гомуми мәйданының 5,5 проценты җыеп алынган.
Киңәшмә барышында Административ комиссия секретаре Гөлшат Дәүлитова район халкы тарафыннан йорт терлекләрен көтүлекләрдә йөртү кагыйдәләрен hәм шуңа карата Административ хокук бозулар Кодексында каралган административ җәзалар турында искәртеп узды.
Ары таба Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясенең 2022нче елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре белән инспекция начальнигы Айрат Галлямов таныштырып узды.
—Районда барлыгы 33 комбайн исәптә тора. Шуларның 28 техник күзәтүне уңышлы үтте. Бу инде 85 процент тәшкил итә. Кызганычка каршы, комбайннарның саны безнең район мәйданын җыеп алу өчен җитәрлек түгел. Шул сәбәптән, 2022нче ел башыннан 2 ашлык җыю комбайны сатып алынды. Күрше районнарда да уңышны җыеп алу өчен тагын да комбайннар җәлеп ителә. Район кырларында барысы бергә 68 комбайн эшләячәк. Ассызыклап әйткәндә, урак вакытында комбайнчыларның үзләре белән тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары hәм техник карау узу турында таныклыклары булырга тиеш. Шулай ук, янгын сүндерү чаралары, су белән фляга, көрәк, медицина аптечкасы, тавыш сигналларының, тышкы ут приборларының төзек булуы. Уңышны югалтуларсыз җыеп алуга куелган төп таләпләрдән тыш, хезмәтне саклауга hәм хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүгә дә басым ясарга кирәк, дип билгеләде Айрат Галләмов.
Семинар-киңәшмә ахырында, барлык катнашучылар Куйбышев исемендәге кооператив басуына юл тотты. Бу җәмгыятькә бару очраклы түгел. Чөнки биредәге игенчеләрнең уртаклашыр hәм күрсәтер тәҗрибәсе бихисап. Районыбыздагы җәмгыять җитәкчеләре hәм вәкилләре Куйбышев исемендәге кооператив техникалары hәм эшләре белән якыннан танышты, үзләренә ниндидер дә булса тәҗрибә алды.
—Безнең игенчеләр—үз эшләрен яхшы белгән намуслы хезмәткәрләр,—дип Куйбышев исемендәге кооператив җитәкчесе Фәрит Сафин.—Уңышны түкми-чәчми җыеп алачагыбызны ышандырып әйтә алам.
Районыбыз басуларында эшләр шулай алдан планлаштырылып, бердәм булып тырышып эшләгәндә hәм табигать мөмкинлеген биргәндә урак нәтиҗәләре мул булыр.