Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2022, 06:00

"Караңгы көзгә кадәр җиләк, йодрыктай сарымсак— хезмәт нәтиҗәсе ул"

Тик сыйфатлы орлыкларга өстенлек бирү отышлы икәне аңлашыла. Илдар Рәшит улы сарымсакның "Добрыня" сортына,  җиләк үсентесен Италиядән кайтаруны хәстәрли. Икесе дә беренче  репродукцияле. Өч гектар җирдә үстерү өчен 2 тонналап 600 мең сумлык сарымсак орлыгы хәстәрлиләр. 15 сутый җир— җиләк үстерү мәйданы. Бүген уңыш сатуда.

"Сәхип-Агро" шәхси предприятиесе басуларындагы ирешелгән уңыш Балтач һәм күрше районнары хуҗабикәләрен шатландыра

Бәләкәй чакта ерак басуга җәяүләп җиләккә йөргәндә: "Шул тәмле җиләк бәрәңге урынына бакчаңда гына үссәче",—дип хыялланганым хәтердә. Бу мөмкин, тик ул алсуланып пешкәнче хуҗага бик озак бил бөгәргә кирәклеге, бәрәңгесез дә читен булуы  ул вакытта миңа  мәгълүм түгел иде. Кечкенә үсенте уңыш биргәнче ярыйсы көч салынганын  Илдар Сәхиповның кызлары Әминә, Мәдинә, Мәрьям яхшы белә торгандыр. Берәү хыялын икенчеләр чынбарлык итә. Тәвәккәлләр заманы бүген...

Көндәшле авылында Илдар Сәхипов җитәкчелегендәге  предприятие быел яхшы уңыш җыя. Колхозда эшләгәннәрнең пай җирләре бүленгәннән соң аны ничек кулланырга, эшкәртергә дип калучылар бар. Салымы түләнә, аның тик торуы хуҗаларча  түгеллеге билгеле.

Казан шәһәрендә уңышлы эшләп яшәгән якташыбызга кайтырга пандемия колач җәюе этәргеч биргән. Әлегә кадәр Уфа һәм Казан шәһәрләрендә мебель сату күләме  тоярлык кимегән. Һәр тармакка пандемия йогынты ясавы билгеле.  Авыл тормышы, җир эшкәртүгә омтылыш, бәлки, әтисеннән, булмышы белән агроном Рәшит Гайнан улыннан киләдер. Әниләре Эльмира Миңнехан кызы, дүрт бала анасы буларак, өч улында һәм бер кызында хезмәткә сөю хисен кечедән тәрбияләгән. Казанда төзелгән өйләрен сатып Балтачка кайтырга тәвәккәллиләр. Тормыш иптәше, Борай сылуы Лиана Винарис кызы, гаилә башлыгының һәр башлангычын хуплый гына.

Авыл хуҗалыгы тармагы күп факторларга бәйле. Салган акчаңны кире кертү бер хәл, аны арттыру бурычын үтәү ансат түгел. Орлык, тәрбия, эшкәртү, чирләр булдырмау, җәлеп ителгәннәргә түләү эшнең  бер өлеше. Ә мәсьәлә  башында һава торышы зур йогынты ясый. (Быел  үзенчәлекле, чәчәкләр дә үтә соңлады, миңа калса). Һәр нечкәлек  искә алынып, шактый көч салынган очракта максатка ирешеп була.

Тик сыйфатлы орлыкларга өстенлек бирү отышлы икәне аңлашыла. Илдар Рәшит улы сарымсакның "Добрыня" сортына,  җиләк үсентесен Италиядән кайтаруны хәстәрли. Икесе дә беренче  репродукцияле. Өч гектар җирдә үстерү өчен 2 тонналап 600 мең сумлык сарымсак орлыгы хәстәрлиләр. 15 сутый җир— җиләк үстерү мәйданы. Җиләкнең дә ниндие:  үзе эре, үзе кып-кызыл.

Аграр тармакта эш четерекле. Үстерү— эшнең башы гына, аны вакытында сату хәерле. Сарымсакны саклау өчен бина арендалыйлар. Ә җиләкне озак саклау мөмкин түгел. Шул хакта предприятие җитәкчесеннән кызыксынып берничә сорау бирдем.

— Татлы, түтәлдән генә өзгән җиләкне  Балтач, Борай, Тәтешле районнары халкына  сатабыз.

—Сатып алучылар Көндәшле авылыннан килеп аламы?

—Юк, үзебез үтенеч-заявка  булу белән илтеп тапшырабыз.  Җиләкне тәкъдим итеп "Бәйләнешләр"(В контакте) социаль челтәрләрдә үземнең һәм тормыш иптәшемнең шәхси битләрендә урнаштырабыз. Мәгълүматлар Илдар Сәхипов, Лиана Сәхипова профильләрендә бар.

—Язышырга мөмкин, аңлыйм, ә шалтырату кулайрак кебек?

— Берсүзсез, 8-927-049-7001 телефон номеры буенча шалтыратып сөйләшергә була. Мин һәрчак бәйләнештә.

—Җиләк вакыты тиз үтүчән, диләр.

—Бу җиләк сорты көз кар яуганчыга кадәр дәвам итә. Шуңа сораучылар өчен көзге салкыннарга  кадәр түтәлләрдән җыячакбыз. Сорау һәм тәкъдим тәңгәл килсен генә.

— Җәй көнне  җиләк һәр кешедә булмаска мөмкин. Сарымсакны гадәттә һәр хуҗалыкта утырталар. Сатып алучы табылырмы?

—Бу сорауга игътибар итәр идем. Түтәлләрдә вак сарымсак үстергәнче йодрык кадәрлене үстерү кулайрак. Шуңа халыкка орлык итеп хәстәрләр өчен сарымсак сатып алырга киңәш итәр идем. Өч түтәл урынына бер түтәлдә үскәне дә җитә. Егерме килограммнан күбрәк алучыларга ташлама да бар.  Күмәртәләп алган сатып алучыны тапкан очракта  җайлы, берсүзсез,—дип сорауларыма җавап бирде Илдар Рәшит улы. Әйткәндәй, ул ике югары белемгә ия. Тарих белгече агроном һөнәре үзенчәлекләрен дә тирән өйрәнгән. Ә өченче юнәлеш —теология буенча әлеге вакытта белемен камилләштерә...

Аграр тармак катлаулы, анда ал- ял юк. Отасыңмы, отыласыңмы алдан әйтеп булмый, диләр. Тәвәккәл итеп башлаган эшләре уңышлы барсын. Әлегә әти-әниләре, балалары,  якыннары булышалар. Ярдәмчеләрне дә буш итмәскә исәпләре. Мул чыгымнар каплатылуын алдан әйтеп булмый. Иллә-мәгәр икенче елда орлыкны сатып алмаячаклар, шунысы отышлы. Максат чынбарлыкка ашсын өчен күп көч салына. Тырышлык, тәвәккәллек—яхшы сыйфатлар. Эшкуарның тырышлыгы яхшы нәтиҗә китерсен. Бу башка якташларыбыз өчен  асыл үрнәк.

"Караңгы  көзгә кадәр җиләк, йодрыктай сарымсак— хезмәт нәтиҗәсе ул"
"Караңгы  көзгә кадәр җиләк, йодрыктай сарымсак— хезмәт нәтиҗәсе ул"
"Караңгы  көзгә кадәр җиләк, йодрыктай сарымсак— хезмәт нәтиҗәсе ул"
"Караңгы  көзгә кадәр җиләк, йодрыктай сарымсак— хезмәт нәтиҗәсе ул"
"Караңгы  көзгә кадәр җиләк, йодрыктай сарымсак— хезмәт нәтиҗәсе ул"
"Караңгы көзгә кадәр җиләк, йодрыктай сарымсак— хезмәт нәтиҗәсе ул"
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: