Татарстандагы шәхси хуҗалыкта бер дуңгыз үлгән булган, аның пробасын Казанга анализга җибәргәннәр. Шуннан диагноз расланган – Африка чумасы. Чир Приволжский бистәсендә табылган. Бистәдән биш чакрым ераклыкта урнашкан торак пунктлары да куркыныч янаган зонага керә. Өч торак пункттагы барлык дуңгызлар юк ителәчәк.Бу хакта Интертат сайты хәбәр итә.