Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2022, 12:17

“Луч” комбайнчылары сынатмыйлар

“Луч” җәмгыятенең арыш басуында эшләр бик кызу темпта бара.

“Луч” комбайнчылары сынатмыйлар
“Луч” комбайнчылары сынатмыйлар

“Луч” җәмгыятенең  арыш басуында эшләр бик кызу темпта бара. Кояшлы көннең hәр минуты кадерле икәнен аңлап эш итә комбайнчылар. Тузан арасыннан килеп чыккан комбайн кабинасыннан җиңел хәрәкәтләр белән җиргә сикереп төшкән тәҗрибәле комбайнчыларның – Азамат Нурисламов, Эрик Калимуллин hәм Феликс Демьяновларның кәефләре күтәренке иде.

­—Көннәр шундый кояшлы булганда эшләүләре дә күңелле бит. Урак башланды гына, эшләнәсе эшләр күп hәм барлык культураларны да вакытында әйбәт кенә җыеп алырга иде,—ди Азамат Нурисламов.

—Уңыш куандыра, комбайн гына ватылмасын инде. Комбайннарыбыз әлеге мөhим чорда сәгать кебек эшләсен өчен күпме тир түктек без. Эшләгән эшеңне яратсаң,  бернинди дә авырлыгы юк инде ул,—ди тыйнак кына Эрик Калимуллин.

“Луч” комбайнчылары сынатмыйлар
“Луч” комбайнчылары сынатмыйлар
“Луч” комбайнчылары сынатмыйлар
Автор:
Читайте нас: