Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 август 2022, 09:29

Басуларда эшләр гөрли

Әлеге көннәрдә  “А7 Агро-РБ” җәмгыяте игенчеләре арыш уруга төште. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен  комбайнчылар, водительләр вакыт белән исәпләшми, тырышып эшлиләр.

Басуларда эшләр гөрли
Басуларда эшләр гөрли

Районыбыз басуларында эшләр бер-берсен алыштырып тора. Әле кайчан гына басулар чәчелгән иде. Ә хәзер аларның мул уңышларын җыеп алыр вакыт та җитте.

Әлеге көннәрдә  “А7 Агро-РБ” җәмгыяте игенчеләре арыш уруга төште. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен  комбайнчылар, водительләр вакыт белән исәпләшми, тырышып эшлиләр.

Комбайнчыларга уңышларны 6500 гектарда җыеп алу бурычы тора. Шуның 1000 гектары – арыш, 900 гектар – бодай, 900 гектар – карабодай, 1400 гектар – рапс, 1750 – җитен.

Һава шартлары игеннәр өчен яхшы булды: җәй башында үсеп китәр өчен яңгырлар да булды, хәзер инде аяз һәм эссе көннәр. Ашлыкны түкми-чәчми җыеп алу өчен “А7 Агро-РБ” җәмгыятендә  комбайннар да, башка төр техника да, ындыр табаклары да алдан ныклап әзерләнгән.

 

Тулы язманы “Балтач таңнары” гәзитендә укый аласыз

Басуларда эшләр гөрли
Басуларда эшләр гөрли
Басуларда эшләр гөрли
Басуларда эшләр гөрли
Басуларда эшләр гөрли
Автор:
Читайте нас: