Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июль 2022, 17:03

Яңа ысуллар нәтиҗә бирәсенә ышанып

Хуҗалыкларда басучылык тармагында эш туктап торганы юк. Һәр җитәкче уңыш мул булсын өчен үз ысулын эзли. "Правда" җәмгыятендә дә шулай.

Яңа ысуллар нәтиҗә бирәсенә ышанып
Яңа ысуллар нәтиҗә бирәсенә ышанып

Балтач районының «Правда» ҖЧҖ хуҗалыгында һава торышының көйсезлегенә карамастан, тотрыклы нәтиҗәләрне гарантияли торган җир файдалану технологияләре - No-till кулланыла.  Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы буенча бүлек начальнигы Фларит Хәбипов белән бергә хуҗалык кырларында химик пар ысулы кулланышы барышы белән таныштылар.

 Һәр эшнең ысуллары бу яки теге төбәктә өстенлек бирергә мөмкин. Аны куллану, өйрәнү,чагыштыру бик урынлы. Шуңа район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыкларны киң куллану мөмкинлекләре  күз уңында тота. Бу темага постны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үз социаль профилендә урнаштырган. Хәстәрлекле эш нәтиҗә биреренә ышаныч бар.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: