Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 Май 2022, 15:50

„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли

Штәнде авылындагы  “АгроПрофи” җәмгыяте карамагындагы ферма районыбызда иң күп сөт җитештерүче предприятие.  

„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли
„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли

Штәнде авылындагы  “АгроПрофи” җәмгыяте карамагындагы ферма районыбызда иң күп сөт җитештерүче предприятие.  

Әлеге җәмгыятьтә мөгезле эре  терлекләр саны 580 баш исәпләнә. Шуларның 280 башы – савым сыерлар.  “АгроПРОФИ”  генеральный директоры Айрат Акберов сүзләренчә, агымдагы елның 5 аенда 333,394 килограмм сөт җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артыграк.  Көнлек  савым 1 баш сыерга 15 литр  сөт тәшкил итә.

“АгроПрофи” җәмгыяте  эш бүлекчә-цех системасында эшли. Фермада яшь бозауларны тәрбияләү эше Нюра Васитова hәм Тамара Зыятовага йөкләтелгән. Туганнан соң күпмедер вакыт  бозауларны алар тиешенчә  тәрбияли.  Ары таба шул бозаулар Магашлы Алмантай фермасына җибәрелә. Монда яшь терлекләрне үстерү белән шөгыльләнәләр. Әлеге вакытта анда 200ләп яшь терлекләр карала. Терлекчеләр буларак Алёна Калямшина, Ольга Хәйбуллина, Наталья Саликаева, Евгений  Шәйхетдинов, Геннадий hәм Сергей Байрамшиннар  малларны карауда барлык таләпләрне үти. Бригадир Эдуард Сагадиев барлык кирәкле эшләрнең үтәлүен контрольдә тота.

Мәкаләнең тулы вариантын гәзитнең киләсе санында укырсыз. 

„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли
„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли
„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли
„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли
„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли
„АгроПрофи” җәмгыятендә эшләр гөрли
Автор:
Читайте нас: