Ял төшенчәсе онытылган чак. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев авыл эшчәннәре белән даими очрашып, аларны нинди сораулар борчуы белән кызыксынып тора. Башка өлкәдәгеләр ял иткән чорда да авыл кырларында эш гөрләп тора.
Районның хуҗалыкларында булып җитәкче:""Язгы көн ел туйдыра" дигән гыйбарә әле бигрәк тә актуаль. Аграрийларның ял көннәре юк. Чәчүнең кызган чагы",—дип язган ул үзенең социаль челтәрләре битендә.
Игенченең тырышлыгы сокланырлык. Уңышлар да мул булырына өмет бар.