Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 апрель 2022, 11:47

Районда язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде

График нигезендә, 14нче апрель көнне, Балтач районындагы  авыл хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә  әзерлеген hәм терлекчелекне  тикшерүләр узды.

Районда язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде
Районда язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде

Авыл хуҗалыклары алдында җаваплы чор башлана. Тиздән, апрель  ахырларында басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячак, язгы кыр эшләренә тотыначаклар.

Бүген аларның hәркайсы чәчү hәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөhим эшләр белән мәшгуль.

График нигезендә, 14нче апрель көнне, Балтач районындагы  авыл хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә  әзерлеген hәм терлекчелекне  тикшерүләр узды. Комиссия составында район Хаимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Фәрит Солтанов, “Россельхозцентр” Балтач районара бүлеге начальнигы Рәүзәнә Хаматнурова hәм "Мәгълүмат-консультация үзәге" директоры Вадим Галиәкберов тикшерү эшендә катнаштылар.

Быел яз үзенчәлекле  килде, димәк, кыр эшләрендә аеруча өлгерлек, оперативлык таләп ителәчәк.Шуны истә тотып, бу мөhим эшкә игенчеләребез үтә җаваплылык белән әзерләнә. Тикшерү комиссиясе булган хуҗалыклар үзләренең язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә нигездә әзер булуларын күрсәттеләр. Авыл хуҗалыгы техникасы—тырмалар, культиваторлар, чәнечкеләр тулысынча ремонтланган hәм агрегатлаштырылып куелган.

Райондагы хуҗалыклар быелгы язгы кыр эшләрен җиңеп чыгар өчен бар нәрсәнең җитәрлек булуын белдерделәр. Биредә техникасы да төзекләндерелгән, чәчүлек орлык hәм минераль ашламаларны да җитәрлек күләмдә булдырганнар.

—Әзерләнәбез инде. Техникаларны, агрегатларны, тырма, культиваторларны, чәнечкеләрне җыйныйбыз. Ашламалар hәм орлыклар алынды. Авыл хуҗалыгында зур эшләр башлана инде.Чыгас ың, эшлисең, кирәк бит. Барсына да тырышабыз,—ди „Луч”  җәмгыяте директоры Марат Габидуллин.

Тикшерүләр барышында терлекчелек комплекслары да каралды. Барлык хуҗалыклардагы комплексларның торышына, терлекләрнең нинди шартларда асралуына, рационга игътибар зур булды. Бүгенге вакытта сөт савымын күтәрү көнүзәк мәсьәләләрнең  берсе булып тора. Сөт күләме артсын өчен hәммәсе дә мөhим: азык та, терлекне асрау шартлары да. Бу яктан тикшерелгән хуҗалыкларның барысында да шартлар канәгатъләндерерлек.

Гомумән, махсус план нигезендә комиссия вәкилләре районыбызның барлык хуҗалыкларында  булып, аларның әзерлеген бәяләделәр. 

Автор:
Читайте нас: