Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 март 2022, 11:31

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә «Фермер хуҗалыклары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте

Балтач районының Югары Кансөяр авылында уңышлы эшләгән ике фермер хуҗалыгы исәпләнә. Илгиз Саяпов белән Әлзәм Бакиров район халкын сөт продукциясе белән тәэмин итү юнәлешендә уңышлы эшләп килгән уңганнар.

—Шушы ук китапханәгә караган Түбән Кансөяр авылында да Назыйф Шәйхинуров, Әлфрит Хәтмуллиннарны безнең төбәк халкы уңганлыклары, булганлыклары өчен хөрмәт итә, аларга зур ышаныч белән карый. Аларның фермер хуҗалыгы турында да яхшы сүзләр генә әйтергә була. Мөгезле эре терлек ите, сөт җитештерү эшен бер зарланмый, кыенлылкларны җиңеп тормышка ашырып киләләр,—ди Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров.

Фермер хуҗалыгы — хуҗалык хуҗасының һәм аның гаилә әгъзаларының ирекле, бәйсез һәм үзаллы хезмәтенә нигезләнгән авыл хуҗалыгы продукциясенең бер яки берничә төрен җитештерү предприятиесе. Фермерлык — ул кече бизнесны үстерү дә, авыл халкын эш белән тәэмин итү дә, азык-төлек куркынычсызлыгы да, шәһәр халкын югары бәяле продукция белән тәэмин итү дә. Китапханәдә «Фермер хуҗалыклары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарага әдәбият күргәзмәсе оештырылган иде, анда китапханә фондыннан фермер хуҗалыгын оештыру һәм алып бару мәсьәләләре, шулай ук авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителде, дип үз фикерләрен уртаклаша чараны оештыручылар.

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә «Фермер хуҗалыклары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә «Фермер хуҗалыклары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә «Фермер хуҗалыклары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: