Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 февраль 2022, 10:38

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алдагы уңыш турында бүген хәстәрлек күрелә

Әлеге вакытта базага минераль ашламалар кайтарып туплана.

Предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин белдерүенчә, язгы чәчү барышында чәчүлек мәйданнарга кертер өчен 900 тонна ашламалар алу планлаштырылган. Шуны 100 тоннасы кайтарып урнаштырылган иде. Шушы көннәрдә янә 100 тоннасы Иске Балтач авылындагы базага кайтарып складларга кертелде.

Районда уңышлы эшләгән инвестор предприятиенең техник паркын яңарту, төзекләндерү эшләренә дә зур игътибар бүлә.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: