Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 февраль 2022, 12:05

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә чын һөнәр ияләре эшли

Айрат Фәтхетдинов күптән хезмәттәшләре арасында — абруй, җитәкчеләренең ышанычын яулаган.

КамАЗ автомашинасын хезмәтләндерә ул. Оренбург шәһәрендәге махсус предприятиедә ремонтлап кайтарылган двигательне урнаштырып көйләү белән мәшгуль.

—Буш вакытында тик тормый. Егетләргә тырмалар ремонтлауда ярдәм итте. Кирәк чакта ЗИЛ автомашинасына утырып складтан иген дә чыгара, — ди бүлендек предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин.

P.S. “А7 АГРО РБ” җәмгыяте — Балтач районындагы зур инвесторларның берсе. Алга зур планнар куеп эшләгән бүлендек предприятие алдагы елларда чәчүлек мәйданнарын киңәйтүгә дә исәп тота.

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: