Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 февраль 2022, 16:00

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесенең техник паркы яңара

Райондагы зур инвестор “А7Агро-РБ” җәмгыятенең Балтач районындагы бүлендек предприятиесендә матди-техник базаны үстерү һәм ныгыту буенча максатчан эш алып барыла.

Шушы көннәрдә предпряитиегә яңа "MASSEY FERGUSON MF 6713" тракторы кайтарылуы туырында сайтыбызда хәбәр иткән идек.

Янә предприятиегә Feat Agro Raduga-21 тырма агрегаты сатып алынды. Соңгысын “Агро Сила” җәмгыяте хезмәткәрләре кайтарды. Гарантия дәверендә хезмәтләндерүне “Агро Сила”лылар үз иңнәренә алачак.  

Моннан тыш уникешәр куб метр су сыешлы ике берәмлек кассета кайтарылды. КамАЗ автомашинасына һәм тагылмасына урнаштырып йөртеләчәк бу җайланмалар сыек ашлама, химик утауга су ташу максатларында файдаланылачак.

—Әлегә кадәр бездә ун куб метр сыешлы кассета бар иде. Хәзер мөмкинлекләр киңәячәк — агрегатны туктаусыз эшләтү мөмкин булачак, — ди предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин.

    Газим Талипов фотосы

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесенең техник паркы яңара
“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесенең техник паркы яңара
“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесенең техник паркы яңара
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: