Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2022, 16:12

Балтач районы басуларын быел “Massey Ferguso” тракторы иңләячәк

Аның бәясе — 8 миллион сум!

Балтач районы басуларын быел “Massey Ferguso”  тракторы иңләячәк
Балтач районы басуларын быел “Massey Ferguso” тракторы иңләячәк

 

Аның бәясе — 8 миллион сум!

 

“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтач районындагы бүлендек предприятиесенең техник базасын яңарту дәвам итә. Бүген, 8 февраль көнне, предприятиенең техник паркы өр-яңа  “Massey Ferguso”  тракторы белән тулыланды. 130 ат көчле куәтле техниканы тәэминатчы “Мартикс универсал”  компаниясе белгечләре китерде. Уфа шәһәреннән килгән инженер Камил Ильясов урындагы механизаторларга яңа техниканың идарә итү органнары, техник хезмәтләндерү алымнары, хәвефсез эшләү серләрен аңлатты, инструктаж үткәрде.

Тәэминатчы техниканың гарантия дәверендә хезмәтләндерүне үз өстенә ала.

Яңа тракторның кабинасында кондиционеры, магнитоласы, утыргычларны көйләү җайланмалары, кыскасы, җиңел автомашиналарда булдырылган барлык уңайлыклар да бар. Атермаль пыялалар куелган. Җәйге эсседә ультрашәмәхә нурлары кабинага турыга төшмәячәк.

—Яңа трактор алда торган чәчү эшләрендә район басуларын иңләячәк. Әле тәҗрибәле, техниканы тоеп, аңлап эшләгән механизатор — хуҗасын көтә, — ди бүлендек предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин.

 

P.S. “А7 АГРО РБ” җәмгыяте — Балтач районындагы зур инвесторларның берсе. Алга зур планнар куеп эшләгән бүлендек предприятие алдагы елларда чәчүлек җир мәйданнарын киңәйтүгә дә исәп тота.

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: