Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 февраль 2022, 08:41

Балтачта “Эшкуарлык сәгате”ндә Ринат Сәлаховның бизнес-проекты каралды

Бу хакта мәгълүмат белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Әлегә бу ир-егет үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә исәп тота, ә алга таба - махсус техниканы – авыл хуҗалыгы машиналарын арендалау хезмәтләрен күрсәтү буенча шәхси предприятие булдырырга планлаштыра. Операторлар, машина йөртүчеләр һәм эшчеләр бригадасы да булачак. Эш тәҗрибәсе бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бизнес-идея актуаль: безнең район авыл хуҗалыгы районы һәм һәрвакыт махсус техникага һәм операторларга ихтыяҗ бар.

Эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү өчен социаль контракт (АСПК) нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы бар һәм ул «БРда эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында «Кече һем урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

"Ринат Заһитовичка программага керергә тәкъдим иттем. Биредә аның үз бизнесын үстерүгә субсидия алу мөмкинлеге бар. Кече эшкуарлыкка ярдәм итү безнең өчен бик мөһим!"— дип яза Илгиз Әхвәс улы.

Яшь, тәвәккәл эшкуарга уңышлар телик.

Балтачта “Эшкуарлык сәгате”ндә Ринат Сәлаховның бизнес-проекты каралды
Балтачта “Эшкуарлык сәгате”ндә Ринат Сәлаховның бизнес-проекты каралды
Балтачта “Эшкуарлык сәгате”ндә Ринат Сәлаховның бизнес-проекты каралды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: