Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2022, 10:42

Балтач ветеринарлары дуңгызларның африка чумасын үткәрмәү чаралары турында искәртә

Россия Федерациясе, шулай ук Башкортстан территориясендәге эпизоотик хәлнең катлаулы булуына бәйле, Балтач районы ветеринария хезмәте халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы хайваннарын, кошларын, шулай ук вак йорт хайваннарын (этләрне, мәчеләрне) асраганда, белгечләр бу хайваннарны тоту кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында, шулай ук хайваннарны күчергәндә (сатып алу, сату) профилактик карантинлаштыру турында хәбәр итә.  Бу чарага түбәндәге рәсми документлар төп нигезләмә булып тора:

* Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006 елның 3 апрелендәге "Ачык типтагы кошчылык хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында"гы 103 санлы боерыгы;

* Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2020 елның 21 октябрендәге «Дуңгыз малларын үрчетү , үстерү һәм сату максатларында ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»гы 621 санлы приказы;

* Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2020 елның 21 октябрендәге "Мөгезле эре терлекне асрау, үстерү һәм сату максатларында ветеринария кагыйдәләрен раслау турында"гы 622 санлы боерыгы;

*"Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 2018 елның 27 декабрендәге  498-ФЗ санлы Федераль закон хайваннарны яклау максатларында хайваннар белән эш итү, шулай ук гуманлылыкны ныгыту, кешелеклелек принципларын үтәү, хайваннар белән эш иткәндә гражданнарның башка хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала.

Шулай ук сезне йорт хайваннарын, ә нәкъ менә сукбай этләрне урамда йөртүгә юл куймау турында кисәтәбез.

Йорт хайваннарын ирекле урамда йөртү, шулай ук этләрне борынчасыз йөртүгә яки җәмәгать урыннарында йөртү, административ хокук бозулар турында Башкортстан Республикасы Кодексының 13.7 ст. 1 өлеше нигезендә, гражданнарга биш йөз сумнан алып ике мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Гөлнара Солтанова, Балтач район ветеринария станциясе начальнигы

Балтач ветеринарлары дуңгызларның африка чумасын үткәрмәү чаралары турында искәртә
Балтач ветеринарлары дуңгызларның африка чумасын үткәрмәү чаралары турында искәртә
Автор:
Читайте нас: