Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2022, 06:45

“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алдагы уңыш турында хәстәрлек күрелә

Предприятие Борай районындагы —1000, Балтач районындагы 10 меңнән артык гектар җир мәйданнарын эшкәртә.

Көзге чорда алдагы ел уңышы өчен 3000 гектар мәйданга арыш чәчеп, чәчүлек әйләнеше җирләрен тагын да арттыру планлаштырыла.

1600 гектар мәйданда арыш, уҗым бодае урнаштырып калганнар. 500 гектар җирләрне майлы культуралар били. Июнь аенда майлы культура уңышы өлгергәч, бу мәйданнар биләнгән пар җире сыйфатында кулланылачак.

Язын чәчү өчен 30 тонна элита сортлы бодай, җитен орлыгы алганнар.

Узган атнада сайтыбызда хәбәр итүебезчә, предприятие урындагы халыкны иген фуражы белән дә тәэмин итә. Кабат исәк төшереп үтү зыян итмәс. Шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асраган балтачлыларга фураж эзләп ерак йөрисе түгел. Район халкына бодайны килограммын — 18, арышны 16 сум белән сата предприятие.

—Атнаның эш көннәрендә теләүчеләр рәхим итсеннәр. Бодай да, арыш та коры. Сыйфаты, сакланышы яхшы. Бездә бәяләр дә чагыштырмача “тешләшә” торганнан түгел, — ди Рифат Хәйруллин.

Предприятиедә эшләгән кешеләрдә эш кәефе. Теләк белән иртән эшкә киләләр. Иртәгәсе көнгә өмет белән таралышалар. Тиешле хезмәт хакын вакытында алып баралар.  Үз җирендә кирәкле һөнәр кешесе булып яшәүдән куаныч табып яши алар.

“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алдагы уңыш турында хәстәрлек күрелә
“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алдагы уңыш турында хәстәрлек күрелә
“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алдагы уңыш турында хәстәрлек күрелә
“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алдагы уңыш турында хәстәрлек күрелә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: