Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 гыйнвар 2022, 08:00

Балтачта “А7 АГРО РБ” җәмгыяте предприятиесенең базасы төзекләндерелә

Яңарту, төзекләндерү эше яңа мөмкинлекләргә юл ачачак.

Иске Балтач авылының Комсомол урамында яшәүчеләр игътибар иткәндер, предприятиенең материаль-техник базасы яңарту, төзекләндерү эше дәвам итә. 1200 квадрат метр мәйданлы дүртенче склад  бинасының түбәсе тулысынча яңартылган, калай белән капланган, ишекләре заманча итеп зурайтып эшләнгән. Әлеге вакытта бинаның фронтоны калай белән йөзләнә. Бу зур эшне “СХП Агропартнёр” җәмгыяте (директоры Рәлиф Әхкямов) эшчеләре башкара.

Предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин төзүчеләр эшеннән канәгәть.

Автор фотолары

Балтачта “А7 АГРО РБ” җәмгыяте предприятиесенең базасы төзекләндерелә
Балтачта “А7 АГРО РБ” җәмгыяте предприятиесенең базасы төзекләндерелә
Балтачта “А7 АГРО РБ” җәмгыяте предприятиесенең базасы төзекләндерелә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: