Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 гыйнвар 2022, 11:30

“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә тагылма инвентарь ремонтлана

Предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин безне эш барышы белән таныштырды.

Предприятиедә техника ремонтына иң җитди игътибар бирелә. “Кировец Центр” җәмгыяте махсус остаханәсендә бер берәмлек К-742 МСТ тракторы ремонтлап кайтарылган. Һәм шул ук техника шул ук маркадагы икенче тракторны ремонтка илткән. Февраль азагына аны төзәтеп алып кайту планлаштырыла. Шулай ук тагылма инвентарь ремонты бара. Бу эш урындагы базада башкарыла. Тракторчы (үзе үк слесарь эшен дә башкара)  Азат Саяпов, эретеп ябыштыручы Җәлиф Абдуллинга эш фронты җитәрлек. Водитель Айрат Фәтхетдинов та ремонт эшендә слесарь сыйфатында катнаша.

Районга милли проектлар чикләрендә инвестицияләр җәлеп итү үзенең җимешләрен бирә.

Өч берәмлек чәчкеч комплекслары көздән ремонтлап әзерлек сызыгына куелган.

Тырмалар ремонты белән мәшгуль слесарьлар Азат Саяпов (рәсемдә сулда) һәм Володя Аклаев.

Автор фотолары

“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә тагылма инвентарь ремонтлана
“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә тагылма инвентарь ремонтлана
“А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә тагылма инвентарь ремонтлана
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: