Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 гыйнвар 2022, 12:14

“А7 АГРО РБ” җәмгыяте Балтачта фуражга бодай һәм арыш сата

Балтач районы халкына иген фуражы эзләп ерак йөрисе түгел.

“А7 АГРО РБ” җәмгыяте Балтачта фуражга бодай һәм арыш сата
“А7 АГРО РБ” җәмгыяте Балтачта фуражга бодай һәм арыш сата

 

Балтач районы халкына иген фуражы эзләп ерак йөрисе түгел.

Соңгы елларда районда эшчәнлек җәелдергән инвестор “А7 АГРО РБ” җәмгыятенең бүлендек предприятиесе бүген тулы канлы эшчәнлек алып бара. Район халкына иген фуражы тәкъдим итә. Бодайны килограммын — 18, арышны 16 сум белән сата.

—Антаның эш көннәрендә теләүчеләр рәхим итсеннәр. Бодай да, арыш та коры. Сыйфаты, сакланышы яхшы. Бездә бәяләр дә чагыштырмача “тешләшә” торганнан түгел, — ди предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин.

Предприятиедәге эш барышы белән тулырак язмалар белән сайтыбызда якын арада таныша алырсыз.

Аида Хәйртдинова фотосы

“А7 АГРО РБ” җәмгыяте Балтачта фуражга бодай һәм арпа сата
“А7 АГРО РБ” җәмгыяте Балтачта фуражга бодай һәм арпа сата
Автор:
Читайте нас: