Башкортостан Республикасы Балтач районы ветеринария станциясенең Дәүләт Бюджет Учреждениесе белгечләре мөгезле эре терлекләрнә диагностик тикшерүләр үткәрә башлады. Бүгенге көндә алар лейкозга тикшерү өчен кан пробалары алу белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта нинди дә булса сәбәпләр аркасында биркаланмый калган хайваннарны кабат идентификацияләү эше уздырыла. Эш фронты зур. Арымый эшләргә һәм эшләргә туры килә белгечләргә.