Район хуҗалыкларында 2022нче елгы язгы кыр эшләре башлану сезонына техник паркны әзерләү эшләре бара. Хәзер төзек техниканы оешкан төстә һәм дөрес сакларга кирәк. Төзексез техниканы, билгеле, ремонтларга вакыт. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны 2022нче елгы язгы кыр эшләренә төгәлләү буенча эш күләме һәм сроклары билгеләнде. Киләсе язга барлыгы 72 трактор, 11 комбайн һәм 8 азык җыю комбайны ремонтларга кирәк.