Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 декабрь 2021, 07:50

Түбән Сикияз авылында шундый уңганнар бар

Аларның тырышлыгына күпләр соклана.

Түбән Сикияз авылында шундый уңганнар бар
Түбән Сикияз авылында шундый уңганнар бар

 

Аларның тырышлыгына күпләр соклана.

Авыл җирендә яшәп, шәхси ярдәмче хуҗалыгында малчылык белән шөгыльләнгән ир-егет турында язарга телим. Эдуард Әдеһәм улы Хәмәдуллин дүрт баш сыер малы асрый. Сөт, каймак, май, эремчек җитештерә. Үзеннән арткан продукцияне сата. Терлекләренә вакытында ветеринария эшкәртүләре үткәрә. Тормыш иптәше Нәргизә Зәйнулла кызы — аның уң кулы, зур ярдәмчесе. Матур гаиләдә ике кыз үсә. Диана белән Лиана балалар бакчасына йөри.

Эштән курка торган кеше түгел Эдуард Хәмәдуллин.  Чикләнгән җаваплылыктагы ”Луч” җәмгыяте директоры Марат Габидуллин чакыруы буенча авылдагы сөтчелек фермасында терлекче булып эшләп алырга да өлгерә.

Нинди эшкә тотынса да кулыннан килә Эдуард Әдеһәм улының. Балта остасы буларак та хөрмәт итә аны авылдашлары.

Киләчәккә планнары зур булдыклы ир-егетнең. Исәбе — эшчәнлеген киңәйтеп, эшкуарлык белән шөгыльләнергә.

Авылдашыма уңышлар телим.

  Рифат Сафин, хезмәт ветераны

Автор фотолары

Түбән Сикияз авылында шундый уңганнар бар
Түбән Сикияз авылында шундый уңганнар бар
Түбән Сикияз авылында шундый уңганнар бар
Автор:
Читайте нас: