Башкортстан Агросәнәгать экспозициясе «Алтын көз - 2021» Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә 150 квадрат метр мәйданда урнашачак.
Гадәттәгечә стендта республика агросәнәгать казанышлары, аның инвестицион мөмкинлекләре, региональ брендлар һәм программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк.
23нче «Алтын көз-2021» Русия агросәнәгать күргәзмәсе 5-8 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркында узачак. Паркның урам киңлекләре, үзәк күргәзмә павильоны, конгресс–үзәк, музей комплексы һәм башка объектлар җәлеп ителәчәк.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан