Ни өченме? Бу көнне Балтач район ветеринария станциясе белгечләре котыру авыруына каршы прививкалар ясау үткәрәчәк.
Йорт буйлап йөрү 8.30 сәгатьтә башланачак. “Сезнең йорт хайваннарыгызны вакцинацияләүдән баш тартмавыгызны сорыйбыз. Исегездә тотыгыз, котыру — ул хайваннар һәм кешенең аеруча куркыныч йогышлы авыруы!
Барлык сорауларыгыз буенча түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә аласыз”, — ди белгечләр: 2 – 22 – 42; 2- 21- 12; 2 – 23 – 77.