Йорт хайваннарын стерильләштерү турында сөйләргә кирәк һәм бу бик мөһим. Бу тема актуальлеген югалтмый. Тик стерильләштерү хайваннар санын контрольдә тотуның бердәнбер гуманлы, нәтиҗәле реаль ысулы булуы аңлашыла. Монда сүз сукбай хайваннар турында да, йорт хайваннары турында да бара.
Хуҗасыз хайваннар санын киметү максатларында, хайваннар белән җаваплы эш итү турында 498 санлы Федераль законны үтәү кысаларында, бүгенге көндә республикада ташламалы бәяләрдән Ветеринария хезмәтләрен күрсәтүдә тиешле ике ветеринария поезды йөри.
2021 елның 20-24 сентябрендә Балтач районында әлеге поездларның берсе эшләячәк. Анда ветеринария белгечләре вак йорт хайваннарын стерильләштерү һәм кастрацияләү буенча хезмәт күрсәтәчәкләр.
Күчмә ветеринария клиникасының эш графигы:
20.09.20021 Сикияз авыл җирлеге
21.09.2021 Тушкыр авыл җирлеге
22.09.2021 Көнтүгеш авыл җирлеге
23.09.2021 Иске Янбай авыл җирлеге
24.09.2021 Сәйтәк авыл җирлеге.
Сезне үзегезнең йорт хайваннарыгыз белән көтәләр.
Гаризалар 2-22-42, 2-21-12 телефоннары буенча кабул ителә.