Түбән Сикияз авылыннан ввыл хуҗалыгы исәбен алучы Инзилә Хәмәтьянова тырыш, уңган авылдашларына карата соклану хисләре белдерә.
Һәр авыл үзенең тырыш халкы, әйләнә-тирәсе нур бөркеп торган өйләре белән матур. Бөтен урамга ямь биреп торучы йортлар күп бит авылларыбызда. Йортның төзеклегенә, пөхтәлегенә, бизәлешенә исең китәрлек. Бакчаларында нинди генә җиләк-химеш үсми, ә аллы-гөлле чәчәкләр күзнең явын алырлык.