Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 август 2021, 07:40

“А7Агро РБ” җәмгыяте Балтач филиалы водительләрен уртак максат берләштерә

“А7Агро РБ” җәмгыяте Балтач филиалында җир кадерен белгән, икмәк игү кебек җаваплы хезмәттән тәм тапкан механизаторлар һәм водительләр эшли.

Гомерләрен игенче һөнәренә багышлаган һәм дистәләрчә ел хезмәт стажына ия оператор ир-егетләр янында уңган водительләр дә өлгерлек күрсәтә.

Арыш уңышын җыюны төгәлләп бодайны турыга суктыра башлаган басу эшчәннәре арыштан уртача 22 центнер уңыш алган.  

Биш басу “корабы” иңли “А7Агро РБ”  җәмгыяте Балтач филиалы басуларын. “А7 Агро” комбайны операторы Илшат Әхтәриев, “Башкирская МТСыннан ярдәмгә килгән өч берәмлек  “Челленджер” һәм бер “Нью Холланд” операторлары Фәрдәт Бәдриев, Фиргать Зарипов, Виктор Милитдинов, Рәфис Насибуллиннар суккан иген уңышын КамАЗ автомашиналарын хезмәтләндерүче ир-егетләр Айрат Фәтхтдинов (рәсемдә сулда), Ринас Әхмәдуллин (уңда) һәм шулай ук Рузалин Усманов базага кайтарып бушатып тора.

 Арыш урагында көнгә дүртәр рейс ясаган алар. Бодайның төшеме кайтыш булгач, 3 рейстан артмаса да, өлгергән уңышны кояшлы көннәрдә тиз арада югалтуларсыз җыеп алып келәтләргә салу кебек уртак максатта эш итә водительләр.

Газим Талипов фотосы

“А7Агро РБ” җәмгыяте Балтач филиалы водительләрен уртак максат берләштерә
“А7Агро РБ” җәмгыяте Балтач филиалы водительләрен уртак максат берләштерә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: