Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2021, 17:12

„Рассвет” җәмгыятендә көзге чәчүгә чыктылар

Балтач районы басуларында кыр эшләре гөрли. Районда беренчеләрдән  булып бүген, 6нчы августта „Рассвет ” җәмгыятендә көзге чәчү эшләре башланды.

„Рассвет” җәмгыятендә көзге чәчүгә чыктылар
„Рассвет” җәмгыятендә көзге чәчүгә чыктылар

Балтач районы басуларында кыр эшләре гөрли. Районда беренчеләрдән  булып бүген, 6нчы августта „Рассвет ” җәмгыятендә көзге чәчү эшләре башланды.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев hәм район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Фларит Хәбипов эш барышы белән таныштылар. Алар игенче -механизаторлар белән очрашып, кыр батырларына уңышлар теләделәр.

—Хәерле сәгатьтә, дип көзге чәчү эшләренә старт бирелде. Гадәттә,  көзге чәчүне  5нче августта башлый идек. Быел җомга көнендә эш башлауны хуп күрдек. Барлык техникалар да сафта, басулар тулысынча кирәкле ашламалар белән эшкәртелде. Туфракның  дымлылыгы да җитәрлек күләмдә. Быелгы ел авыл хуҗалыгы өчен бик авыр булды, май-июнь айларында яңгырлар яумады, шулай да соңгы арада яуган явым-төшем хәлне бераз яхшы якка үзгәртте. Элеге вакытта 600 гектар җиргә арыш чәчү планлаштырыла, —дип кыр эшләре белән таныштырды җәмгыять директоры Фидәрит Мирhаҗев.

Биредә авыл хуҗалыгы эшчәннәре иртәдән кичкә кадәр җиң сызганып эшли. Чәчү агрегатларында механизаторлар  Марс Тукаев, Альберт Яндубаев, заправкалаучы  Данил Мосабиров, орлык белән тәэмин итүче Ренат Шакирҗановлар көч салалар. Механизаторлар Финат Шәйнуров чәчүгә җирне алдан эшкәртеп бара, Ә  Марсель Шакиров исә чәчелгән культураны тырмата.

„Рассвет” җәмгыяте  басуларында иртәдән кичкә кадәр техника тавышы тынмый. Урып-җыю эшләре  дә тулы көченә бара. Ћәр сәгатьнең кадерле икәнен белеп, комбайн­чылар зур тырышлык салалар  Әлеге вакытта  40 гектар җирдән борчак культурасы җыеп алынган. Третикале культуралын  сугу эшләре бара.  Хуҗалык, елына карата,  яхшы уңыш алган.

Хуҗалык җитәкчесе  эш­челәреннән канәгать. Шулай булмый мөмкин түгел, аларның тырышлыгы бәhалап бетергесез. Быелгы корылык шартларында да мондый уңыш алуларына бик шат авыл уңганнары. 

 

Газим ТАЛИПОВ фотосы.

 

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: