Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2021, 11:58

“А7Агро РБ” җәмгыяте басуларында эш кайный

Балтач районы басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә.

“А7Агро РБ”  җәмгыяте басуларында эш кайный
“А7Агро РБ” җәмгыяте басуларында эш кайный

 

Балтач районы басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә.

А7Агро РБ” җәмгыяте Балтач филиалы эшчәннәре быелгы елда 728 гектар мәйданда арыш чәчкәәнәр иде. Аның уңышын тулысынча җыеп алуны төгәлләделәр.

Басуларда урыны белән төшем 35 центнерга җитте. Арышны орлыклык материал өчен тезмәләргә салып сугып, калган өлешен турыга суктырып алдык, — ди хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре Радик Хиҗәпов.

1100 гектар мәйданда өлгергән бодай уңышын җыеп аласылары калган “А7Агро”лыларның. Бишенче аввгуст көнне күрше Борай районы җирендәге 77 гектарлы басуны турыга сугуга төшкәннәр. Алтынчы август көнне аны төгәлләп 88 гектар мәйдандагы бодай басуына юлланды игенчеләр.

Биш басу “корабы” иңли “А7Агро РБ”  җәмгыяте Балтач филиалы басуларын. “А7 Агро” комбайны операторы Илшат Әхтәриев, “Башкирская МТСыннан ярдәмгә килгән өч берәмлек  “Челленджер” һәм бер “Нью Холланд” операторлары Фәрдәт Бәдриев, Фиргать Зарипов, Виктор Милитдинов, Рәфис Насибуллиннар суккан иген уңышын КамАЗ автомашиналарын хезмәтләндерүче ир-егетләр Айрат Фәтхтдинов, Ринас Әхмәдуллин, Рузалин Усманов базага кайтарып бушатып тора.

 —Арыш урагында көнгә дүртәр рейс ясадык. Бодайның төшеме кайтыш булгач, 3 рейстан артмый, — ди Ринас Әхмәдуллин.

Радик Хәниф улы белдерүенчә, алдагы көннәрдә 2000 гектар мәйданда арыш чәчәселәре бар. Аның 1000 гектарын Көндәшле авылы тирәсендәге басуларга, калган мәйданнарын Түбән Карыш, нөркә, тучыбай авыл биләмәләре территорисендәге басуларга урнаштырачаклар.

Газим Талипов фотосы

“А7Агро РБ”  җәмгыяте басуларында эш кайный
“А7Агро РБ” җәмгыяте басуларында эш кайный
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: