Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2021, 11:26

Башкортстанның иң яхшы егерме игенчесе «Нива» внедорожниклары алачак

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2021 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы техникасы операторларына традицион конкурс игълан итте.

 Җиңүчеләрне ашлык җыю, азык җыю һәм чөгендер җыю комбайннары операторлары, үзйөрешле чапкычлар, йөк автомобильләре йөртүчеләр, туңга сөрү механизаторлары арасында билгеләячәкләр.

Конкурста җиңүчеләр — агымдагы сезонның иң яхшы егерме игенчесе булачак, гадәттәгечә, үзебезнең уңайлы внедорожникларны алачаклар.

Конкурста катнашучы ашлык җыю комбайннары һәм үзйөрешле чапкычлар операторлары өчен 2021 елгы урып — җыю эшләре барышы буенча һәм бөртекле һәм кузаклы культураларны суктырып алу (чабу) тәмамланган вакытта гектарларда комбайн (үзйөрешле чапкычлар) эшләп чыгаруны теркәп, борт компьютерының (монитор) фотосурәтләрен тапшыру мәҗбүри таләп куелган. Шулай ук спутник мониторингы программаларында формалаштырылган комбайн (үзйөрешле чапкычлар) эшләп чыгару хисапларын да тапшырырга мөмкин.

Бер техника буенча берничә оператор эшләгәндә, эшләнмә турында мәгълүматлар һәрберсе буенча аерым бирелә.

Конкурста катнашучы игенчеләр күрсәткечләре мониторингы шулай ук БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында алып барыла.

Башкортстанда агросәнәгать комплексын үстерүнең төрле юллары тормышка ашырыла. Зур дәртләндерү чарасы формасында алар авылларда хезмәт салучыларга да барып җитә.

Башкортстанның иң яхшы егерме игенчесе «Нива» внедорожниклары алачак
Башкортстанның иң яхшы егерме игенчесе «Нива» внедорожниклары алачак
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: