Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2021, 15:59

Балтач районы ветеринарлары “2021 ел җәе һәм без” фотосессиясенә җыелды

Балтач районы ветеринария станциясендә гүзәллеккә гашыйк чын профессионаллар хезмәт сала. Шушы көннәрдә алар “2021 ел җәе һәм без” фотосессиясенә җыелдылар.

Балтач районы хуҗалыкларында, шәхси сектордагы терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймау, вакытында тиешле эшкәртүләр үткәрү белән беррәттән, үзләре көч салган учреждение тирәсен иртә яздан көзге салкыннарга кадәр гөл-бакчага, гүзәллек утравына әйләндерергә дә вакыт таба алар. Төп бинаның әйләнә-тирәсе ерактан ук биредә иң уңган, иң булган, яңалыкка омтылган, матурлыкны арттырып яшәгән кешеләр эшләвен күрсәтеп тора.

—Яз һәм җәй — күпләребезнең көтеп алган мизгеле. Алар иң элек күңелдә наз һәм җылылык, ихласлык тойгысын уята. Күмәк көч белән булдырган матурлык үзебезнең дә, бирегә килүче халыкның да кәефенә уңай тәэсир итә, — ди ветеринария станциясе начальнигы Гөлнара Солтанова.

Балтач районы ветеринарлары “2021 ел җәе һәм без” фотосессиясенә җыелды
Балтач районы ветеринарлары “2021 ел җәе һәм без” фотосессиясенә җыелды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: