Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2021, 14:54

Уразай авылы басулары эш гөрелтесенә күмелгән

“Дилмиев индивидуаль предприятиесе” җитәкчесе Рөстәм Шәмселбаян улы Дилмиевны бүген предприятие басуларында очраттык.

Уразай авылы басулары эш гөрелтесенә күмелгән
Уразай авылы басулары эш гөрелтесенә күмелгән

 

“Дилмиев индивидуаль предприятиесе” җитәкчесе Рөстәм Шәмселбаян улы Дилмиевны бүген предприятие басуларында очраттык.

 166 гектар мәйданны биләгән Сирәк каенлык басуында шәхси хуҗалыкларның пай җирләренә  япма астына чәчелгән башаклы культуралар уңышын турыга суктырып алган комбайнчылар Рәвиз Шакиров (Палессе), Рәфис Гәрәев, Азат Гафуровлар (Дон-1500) янында иде ул.

Суктырылган иген уңышын хуҗалар шәхси техника белән килеп төяп алып ихаталарына кайтарып торалар.

—Уҗым культуралары 500 гектар мәйданга урнаштырылган иде. Гектар куәте, ел килешенә дә, башка факторларга да бәйле, мактанырлык булмады. Шәхси хуҗалыкларның пай җирләрендә өлгергән башаклылар уңышын җыеп алуны төгәлләүгә 200 гектар мәйданда солы, 550 гектар мәйданда бодай уңышын җыеп аласы кала, — ди Рөстәм Шәмселбаян улы.

Предприятие җитәкчесе сүзләренә караганда, сиксән гектарда судан үләне массасын силоска аласылары, икенче чабымга 80 гектардан люцернаны шулай ук силоска чабып аласылары кала. Предприятиедә печән хзерләү эшләре дәвам итә. Ул җитәрлек күләмдә хәзерләнәчәк.

Әлеге вакытта Т-150 тракторын хезмәтләндергән Руслан Ханов 145 гектар мәйданлы Умарталык басуын эшкәртү белән мәшгуль иде. Бер көндә егерме гектардан артык мәйданны эшкәртергә өлгергән уңган ир егет эшне озакка сузмаска исәпли.

—Руслан Ханов — предприятиедәге төп көчләрнең берсе. Берүзе дүрт төрле техниканы хезмәтләндерә. Кышкы айларда терлекчелек фермасында терлекләргә азык тарата, яз-көз басуларны эшкәртә, — дип аның турында олы горурлык белән сөйли Рөстәм Дилмиев.

Рөстәм Шәмселбаян улы предпряитиенең сенаж ямнарын чистартып куюлары турында да әйтергә онытмады. “РемСтройСервис” җәмгыяте уңганнары ямны тазартып, яңа партия сусыл азыкны тупларга тулысынча әзерләп куйганнар.

Предприятие басулары, тармаклар эш гөрелтесеннән кайнап тора. Халыкта эш кәефе, күңелләре күтәренке. Ил, республика башлыкларының Еллык юлламаларында илне икмәкле итү өчен куелган бурычны намус белән үти уразайлылар. Бар җирдә дә шулай булсын. Уңышлар сезгә, уразайлылар

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: