Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 август 2021, 11:35

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме гөрләп үтте

Шушы көннәрдә Иске Тимкә авылында "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме оештырылды.

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме гөрләп үтте
"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме гөрләп үтте

Күркәм чарада кече яшьтән алып олысына кадәр авылның сәләтле кешеләре җыелган иде. Атап әйткәндә, алар барысы да —"Зөләйха" җирле фольклор ансамбле активистлары. Мәдәният йорты каршында чатыр куелган, ә аның эчендә музыка уен кораллары, борынгы көнкүреш һәм халык иҗаты әйберләре, шулай ук китаплар, журналлар һәм брошюралар күргәзмәсе оештырылган иде.

Көннең төп геройлары—баян, гармун һәм тальян. Нәкъ менә алар мишәр мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән музыка уен кораллары.

Чара башында оештыручылар килгән кунакларны һәр музыка уен коралының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, соңыннан аларның көйләре астында халык җырлары һәм биюләре башкарылды.

Чара барышында китапханәче Рәфинә Галиханова туган авыл  тарихы белән таныштырды. Ул Иске Тимкә авылының исеме Тимкә Байков исеменнән барлыкка килүен хәбәр итте. 1698нче елда ук бу җирләрдә мишәр морзасы Тимка Байков нигез салуын раслаучы архив документлары бар. Ә алга таба ул бу җирләрне үз милкенә сатып алган. Беренче ревизия материаллары буенча, 1722нче елда авылда 92 ир-ат  исәпләнә. Шуннан чыгып, Иске Тимкә авылына 1698нче елда нигез салына диелә.

Музыкаль бәйрәмдә җыр-биюләр күп булды. Культорганизатор Гөлнара Җиһаншина сүзләренә караганда, "Мишарләр  һәрвакыт бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм музыкага мәхәббәт белән аерылып торды. Нәкъ менә шуңа күрә дә "Зөләйха" фольклор коллективы инде күп еллар барысын да үзенең якты, коллектив чыгышлары белән сөендерә һәм үзен вокаль-бию ансамбле белән генә түгел, инструменталь ансамбль белән дә таныта".

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булып "Күбәләгем" халык җырының монда алып килгән барлык музыка уен коралларының аккомпанементы астында башкарылуы булды. Үзешчән оркестрда сызгырма, трещетка, кашык, ксилофон, барабан, маракаса һәм бубен яңгырады.

Ә коллектив Балтач районының мишәрләр турындагы җырны башкара башлагач, һәрберебезнең күңелен  горурлык хисе биләп алды.

Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Әлбәттә, өстәлләрдә мишәр халкының милли ризыклары урын алды.  

Матур чара һәркемнең күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Мондый күркәм бәйрәмнәр киләчәктә дә оештырылыр дигән ышанычта калабыз.

Айдар СИРАЕВ.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: