Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2021, 09:39

Көнтүгеш авылының югары оч зиратында өмә үтте

Якшәмбе көнне Көнтүгеш авылының югары оч зиратында өмә үтте.

Көнтүгеш авылының югары оч зиратында өмә үтте
Көнтүгеш авылының югары оч зиратында өмә үтте

 

Якшәмбе көнне Көнтүгеш авылының югары оч зиратында өмә үтте.  

Иртәнге сәгать белән җыелган өмәчеләр үзләренең эш кораллары (триммер) белән килде (кайтты).

 

Өмә барышында ата-бабаларыбыз, әби-бабайларыбыз, әтиләребез, туганнарыбыз, якын кешеләребез җирләнгән мәңгелек йорт мәйданында үскән үлән чабылды, ике бәләкәй арба чүп җыеп читкә чыгарылды.

Чүпне чыгаруда авылдашыбыз Риф Кыямов техника ярдәме күрсәтте.

Өмәдә Марат Әхмәтгалиев, Әмин Гыймадрисламов, Фигат Шәмсунов, Дамир Хәйртдинов һәм башкалар катнашты. (Алар кадрга кермәде).  

Мәңгелек йортның торышы без, исәннәрнең намусында. Алдлагы көннәрдә өмәләр дәвам итәчәк, тупланган чүпне йөк машинасы ярдәмендә читкә чыгарырга килеште өмәчеләр.

—Читтән кайткан авылдашлар якыннарының каберен тәрбияләгәннән соң калдыкларын башка каберләр янына өймәсеннәр, венок, ясалма чәчкә калдыкларын, буяу савытлары һәм башкаларны кайда туры килсә шунда өеп калдырмасыннар иде, аларны бит авылда яшәгән кешеләргә җыештырырга кала, — ди көнтүгешлеләр.

 

Көнтүгеш авылының югары оч зиратында өмә үтте
Көнтүгеш авылының югары оч зиратында өмә үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: