Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2021, 15:26

Балтач районында авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча микроперепись башланды

Бөтен Русиядә, шулай ук без яшәгән Балтач районында, 1 август көнне авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча микроперепись башланды. Беренче көнне 414 хуҗалыкта  (гомум санның 4%)  исәп алу үтте. Исәп алучылар мәгълүматларны планшетларга җыялар.

Халыкның күпчелеге бу эшнең мөһимлеген аңлап, теләп катнаша. Алынган мәгълүматлар конфеденциаль, ул салым яки финанс органнарына бирелми, аны биреп тә булмый, чөнки эшәртүгә хуҗалар турында бер төрле дә  мәгълүматсыз керә — һәр хуҗалыкка вакытлыча исәп коды бирелә. Бу мәгълүматлар исәп алган вакытка булган хәл турында информация алу өчен эшләнә.

Халыкта төрле борчылулар бар. Әйтик, 2016 елда үткән авыл хуҗалыгы исәбен алу барышында кайберәүләр: “Хәзер агач төбе саен салым салырлар инде”, дигән шик белдергән иде. Инде биш ел үтте, бернинди дә зыянлы үзгәреш булмады. Киресенчә. “Комплексное развитие сельских территорий” дигән яңа программа барлыкка килде, аның бер өлеше — “сельская ипотека” булдырылды. Нәтиҗәдә, меңләгән кеше шул ипотеканың файдасын күрә. Бу авыл җирендә яшәүче халыкка бик зур ярдәм.

Шуңа күрә районыбыз халкы урынсыз борчылмый, позитив кәеф белән, исәп алучыларны якты йөз белән каршы алсыннар иде дигән теләктә калам.

Гүзәл Әмирова, Балтач районындагы дәүләт статистикасы

бүлекчәсенең баш белгеч-эксперты

Рәсемдә: Шәвьды авылы исәп алучысы Розалия Суфиярова

Балтач районында авыл  хуҗалыгы исәбен алу буенча микроперепись башланды
Балтач районында авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча микроперепись башланды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: