Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2021, 11:44

Балтач районында авыл хуҗалыгы микропереписендә эшләячәк исәп алучылар коронавирустан прививка ясаткан

2021 елның 1 августыннан 30 августына кадәр Русия Федерациясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микроперепиесе үткәреләчәк.

Хәтергә төшереп үтик, бу чараны үткәрү өчен районда  4 инструктор участогы булдырылды, аларга 22 хисап участогы керә, моның өчен контракт нигезендә 4 инструктор һәм 22 исәпкә алучы җәлеп ителде. Инструкторлык участоклары эше өчен биналар сайланган. Планшетлар, канцелярия товарлары һәм исәпкә алучыларның экипировкалары кайтты. Исәпкә алучыны ерактан танып белеп була, ул якты — яшел ут кайтаргыч жилетка, бейсболка һәм саклагыч битлеккә, халык санын алу эмблемасы экипировкасына киенәчәк. Эш чорында һәр исәпкә алучыга санитар яклануны тәэмин итү өчен саклагыч битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, дымлы салфеткалар биреләчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында куллану өчен салым фонаре каралган. Исәпкә алучы үзе белән таныклык, планшетлы портфель йөртәчәк, портфельдә "Росстат" дигән язу бар.

Балтач районындагы дәүләт статистикасы бүлекчәсенең баш белгеч-эксперты

Гүзәл Әмирова сөйли:

—Исәп алучылар укулар үттеләр. Көнгә уртача 15 йортка керергә тиешләр. Һәр көнгә җитәрлек бер тапкыр кулланыла торган санитария чаралары (перчатка, битлек, спиртлы салфетка һәм башка кирәк-яраклар) белән тулысынча тәэмин ителделәр. Исәп алучылар хуҗаларның өйләренә кермәячәкләр, йорт һәм бакчаны карап тиешле мәълүматларны теркәячәкләр. Хәвефсез дистанция үтәләчәк. Йорт хуҗалары үзләре дә мондый таләпләр белән исәпләшсеннәр (бигрәк тә хәвефсез дистанцияне үтәсеннәр иде). Безнең районда эшләячәк исәп алучыларның күпчелеге коронавируска каршы прививканы ясаткан. Антитәнчекләре булганнарның да, саулык торышларында тайпылышлар булганнарының ак халатлылар биргән белешмәләре бар. Андый документлары булмаган кешеләр эшкә кушылмыйлар. Микроперепись 1 август көнне иртәнге сәгатьтә башланачак.

Балтач районында авыл хуҗалыгы микропереписендә эшләячәк исәп алучылар коронавирустан прививка ясаткан
Балтач районында авыл хуҗалыгы микропереписендә эшләячәк исәп алучылар коронавирустан прививка ясаткан
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: