Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

ТРИХИНЕЛЛЕЗ:ТИКШЕРҮ ҮТМӘГӘН ИТ КУЛЛАНУ НИКАДӘР КУРКЫНЫЧ?

Районда авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү белән шөгыльләнгән предприятие ат итеннән милли ризык казылык әзерләп сатуга чыгара башлады һәм ул халыкта сорау белән файдалана. Халыкта ат итендә трихеннеллез авыруы булу куркынычы турында шик яши. Хәбәрчебез шуны истә тотып район ветеринария станциясенең әйдәүче ветеринария табибы Рита ӘМИНЕВА белән шул хакта әңгәмәләште.

—Рита Ансаровна, башта нәрсә ул трихенеллез дигән сорауга ачыклык кертик әле...

—Трихенеллез — имезүче хайваннарның, шул исәптән, этләр, песиләр, аю, бурсык, бүре, нутрияләрнең мускулларын гельминтлар белән зарарлап, аллергик характердагы кискен яки хроник рәвештә үтә торган авыру. Аның белән кеше дә чирли.

Трихенеллезны 1.6 миллиметрдан 4 миллиметрга кадәр озынлыктагы йомры гельминтлар киререп чыгара. Өлкән трихенеллалар — эчәклекләрдә, ә личинкалары мускулларда урнаша. Аларны гади күз белән күрү мөмкин түгел. Ана суалчаннар аталарыннан зуррак. Трихенеллалар балаларын тереләй тудыралар.

Ит ашаучы кыргый хайваннар һәм кимерүчеләр трихенеллезның табигый сыемы (резервуар) булып тора. Халык яшәгән урыннарга чир үлгән хайваннар түшкәләре белән тарала.

Дуңгызлар зарарланган тычкан, олы тычкан үләксәләрен, кыргый хайваннар итен, шулай ук суелганнан соңгы һәм башка калдыклар ашап чирләргә мөмкин. Дәңгызларның авыллар тирәсендә иркенләп көтүләнүе трихенеллезның таралуына юл ача.

Трихенеллезга тикшерү, ягъни ветеринария-санитар экспертиза үткәрелмәгән дуңгыз ите, шпик, шулай ук аю, кабан, бурсык, нутрия ите куллану чирнең кешегә күчү ихтималын арттыра.

Трихенеллалар бер үк терлек эчендә личинкадан өлкән гельминт стадиясенә кадәр үсешәләр. Терлек ите яки калдыклар ашаганнан соң аның ашказанына барып җиткән тышчалар эченнән личинкалар чыга, аннары алар юка эчәклекләргә чыгалар һәм монда ике тәүлек эчендә трихенеллалар җенси яктан өлгерәләр. Трихенелла эчәклекнең лайлалы тышчасына тирән үтеп керә, нәтиҗәдә лайлалы тышчаның тулылыгы бозыла һәм организмга патоген микрофлора керү ихтималы арта.

Бер атнадан соң ана трихенелла тере личинкалар тудыра. Алар лимфатик һәм кан йөреше системалары буйлап организмга таралалар. Миграция вакытында личинкалар тукымаларны травмалыйлар, кан савулар барлыкка килә, ә аларның эшчәнлек продуктлары организмның агулануына китерә. Личинкалар өчен иң оптималь шартлар аркылы-буй мускулларда, анда алар тиз үсәләр һәм 18—20 көн үтүгә зарарлаганнан соң личинка тирәсендә капсула формалаша һәм аның үсеше туктала. Йокыга талган личинка озак вакыт зарарлау сәләтен саклый.
Чирнең кискен чагылуы зарарланганның өченче көнендә күзәтелә һәм бу трихенеллаларның миграция вакытына туры килә. Мондый очракта бизгәк тота, шешенүләр, мускуллар авыртуы, тиредә тимгелләр күзәтелә. Чир аеруча интенсив рәвештә үткәндә маллар нык ябыгудан үләргә дә мөмкин. Хроник рәвештә үткәндә чирнең билгеләре сизелми һәм трихенеллаларны ветсанэкспертиза үткәргәндә генә күрергә мөмкин.

Диагнозны малны суеп, трихеннеллоскопия үткәргәннән соң гына куялар. Чирне дәвалау юллары әлегә уйлап табылмаган. Ә профилактик алымнар трихеллезны кисәтүнең иң ышанычлы юлы.
Дуңгыз, кабан, аю, нутрия, бурсык түшкәләре мәҗбүри рәвештә трихенеллоскопия үткәреп ветеринария-санитария лабораториясе шартларында экспертизаланырга тиеш. Хайван түшкәләрендә трихенеллалар барлыгы ачыкланганда аларны азык-төлек максатында файдаланырга ярамый. Андый түшкәләрне бары тик үтильләштерергә кирәк. Дуңгызларга, кыйммәтле тиресе өчен үстерелгән җәнлекләргә мал суйганнан соңгы калдыкларны алдан пешерми ашатырга рөхсәт ителми. Ит комбинатларында, дуңгызчылык фермаларында кимерүче хайваннарны юк итү чаралары күрергә кирәк.

—Безнең төбәктә бу авыру ачыкланганы бармы?

—Юк. Трихенеллез 1975 елда Франция һәм Италиядә ат итендә теркәлгән. Бу чи ит ризыклары куллануга бәйле булган. Хәзер безнең илдә дә ат итен трихенеллез авыруына тикшерми торып куллануга чыгару тыелды.

Тикшерү шулай ук кабан, дуңгыз, бурсык, аю итләре кебек алым һәм трихенеллоскоп дигән прибор ярдәмендә башкарыла. Моның өчен суелган атның теленнән һәм диафрагмасыннан тар гына кисәк ит кирәк була.

—Ә районда казылык җитештерүдә кулланылган ат ите тикшерү үтәме?

—Әлбәттә, үтә. Ул хуҗалыкта үзләрендә асралган: үрчетеп, симертеп суелган ат ите кулланыла.

Йортларында дуңгыз, ат суйган кешеләрнең ветстанциягә килеп тикшертү үткәреп, азыкның куркыныч түгеллеген исбатлый алуларын исләренә төшереп үтәсе килә.

—Республикада трихенеллез белән хәл ничек тора?

—Башкортстанның көнъяк районнарында аю, бурсык итендә трихенеллез авыруы килеп чыккан очраклар теркәлгән.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Читайте нас