Балтач таңнары
-15 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00
КӨНТҮГЕШТӘ — “КАЗ ӨМӘ”СЕ
Көнтүгеш авылында яшәүче Гөлчибәр һәм Марат Әхмәтгалиевлар шәхси ихаталарында мөгезле эре терлекләр белән беррәттән, ел саен ишле санда кош-корт та үстерәләр. Быелгы җәйдә Әхмәтгалиевлар йортын “Мотор” җәмгыяте инкубаторында чыгарылган Линда токымлы каз бәбкәләренең күңелле каңгылдашуы бизәде.
Мата елгасы буенда урнашкан авылда кош-корт асрарга бар уңайлыклар да бар. Әхмәтгалиевларның ун баш казы артык мәшәкатьләр тудырмый үсеп, көндезге сәгатьләрен елгада үткәреп көзге муллыкка суярлык булып өлгерде.
Шушы көннәрдә хуҗалар авылда яшәүче гаилә дуслары, туганнары белән каз өмәсе үткәрделәр. Әхмәтгалиевларның Уфа шәһәрендә яшәүче өлкән кызлары Алсу да өмәдән читтә калмады. Бу көнне йөгертеп өмәчеләргә кайнар аш, тәбикмәкләр өлгертте.
Алдагы язда тагын да ишлерәк санда кош-корт үрчетергә дигән теләктә Әхмәтгалиевлар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"